Барлык яңалыклар

Янгында баланың да гомере өзелгән

Благовар районының Иске Күчәрбай авылында коточкыч фаҗига булган.

Янгында баланың да гомере өзелгән
Янгында баланың да гомере өзелгән

24 май төнендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Благовар районы Иске Күчәрбай авылындагы Цветочная урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ирекле янгын сүндерү командасы һәм башка ашыгыч хезмәтләр көчләре һәм чаралары килгәндә, 5×8 м зурлыктагы торак йорт, мунча һәм сарай янган була.

"Янгын сүндерү өчен ике янгын сүндерү машинасы бирелгән. Янгын 79 квадрат метр мәйданга локальләштерелгән. Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында дүрт кешенең мәете табылган. Бу өч олы кеше һәм бер бала дип фаразлана, аларның шәхесләре ачыклана. Су сиптерү һәм конструкцияләрне сүтү дәвам итә”, — дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан  буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. 08.30 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын район хакимиятендә узачак. Шулай ук, янгынның сәбәпләрен прокуратура тикшерә.

 

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: