-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Пычак белән янап, телефонын алган

 Башкортстанда мәктәп укучысына 19 яшьлек кыз һөҗүм иткән.

Пычак белән янап, телефонын алган
Пычак белән янап, телефонын алган

Октябрьскийда полиция хезмәткәрләре кеше талауда шикләнелгән кешене тоткарлыйлар. Кыз, пычак белән янап, мәктәп укучысының кесә телефонын алган.

Октябрьский шәһәре полициясенә шәһәр мәктәпләренең берсеннән укытучылар билгесез кызның аларның укучысына һөҗүм итүе һәм телефонын урлавы турында хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз мәктәптән соң, өенә кайтырга чыккан. Вакытны экономияләү өчен, ул юлын кыскартырга һәм гаражлар аша кайтырга карар итә. Гараж янында аны таныш булмаган кыз каршы ала һәм шалтыратыр өчен телефонын сорый. Укучы кыз телефонын алгач, ул пычак тартып чыгара һәм балигъ булмаган балага яный. Шуннан соң һөҗүм итүче телефонны ала һәм подъездларның берсенә кереп кача.

“Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре элек күп тапкырлар хөкем ителгән 19 яшьлек кызны тоткарлады. Кыз үз гаебен таныды. Телефон хуҗасына кайтарылды. Җинаять кылучыга карата җинаять эше кузгатылды “, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

 

Фото: sun9-76.userapi.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: