+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

16 яшьлек үсмер суга батып үлгән

Ә су коену сезоны әле башланмады да...

16 яшьлек үсмер суга батып үлгән
16 яшьлек үсмер суга батып үлгән

Башкортстанда Уфада яшәүче 16 яшьлек үсмер суга батып үлгән, дип хәбәр итәләр башкаланың Гражданнарны яклау идарәсендә. Фаҗига бүген 3нче Сипайлово карьеры территориясендә булган.

Коткаручылар хәбәр иткәнчә, батып үлгән малай дуслары белән ял иткән була. Аның су астына китүен күреп, балалар якында гына балык тоткан ирләрне ярдәмгә чакыра башлый, әмма ярдәмгә килүче булмый.

"Водолазлар аның гәүдәсен ярдан 25 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә тапканнар", - дип белдерәләр Гражданнарны яклау идарәсендә.

Рәсми коену сезоны әле ачылмаган. Шуңа да шәһәр сулыкларында йөзәргә ярамый. Үзегез су коенмагыз һәм балаларга да моны рөхсәт итмәгез.

Салкын суның (ул җылынырга өлгермәгән әле) җитди куркыныч тудыруын онытмагыз. Балаларга шуны аңлатыгыз: әгәр алар кемнеңдер суда ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәләр, шунда ук "112" номеры буенча шалтыратырга кирәк.

 

Фото:УГЗ Уфы

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: