+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике айлык сабыен елаудан туктатмакчы булган...

Кызып китеп эшләнгән эш еш кына гомерлек газап була шул.

Ике айлык сабыен елаудан туктатмакчы булган...
Ике айлык сабыен елаудан туктатмакчы булган...

Тула өлкәсенең Ленинский авылында коточкыч хәл булган. Ана кеше ике айлык баласын елаудан туктатырга тырышканда, ялгыш үтереп куйган. Бу хакта “Известия"  басмасы хәбәр итә.

Хатынның сүзләренә караганд, ул бик нык елаган кызының авызын берничә секундка кулы белән япкан. Шуннан соң сабый тынычлангандай булган. Әнисе бала йоклап китте дип уйлаган.

"Бер сәгать чамасы вакыт узгач, хатын кызының зәңгәрләнүен күреп, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырган”, — дип сөйләгән басмага үз чыганагы.

Чакыру буенча килгән табиблар сабыйның үлемен билгеләгән. Баланың әнисенә карата үтерү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

Фото: izvestiaur.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: