+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Каникулларыгыз күңелле үтсен!

Җәйге каникулларны хәвефсез үткәрер өчен биш киңәш.

Каникулларыгыз күңелле үтсен!
Каникулларыгыз күңелле үтсен!

Кичә мәктәпләрдә 2022-2023 уку елының соңгы дәресләре узды. Укучылар чиреккә билгеләр алып, сыйныфларын тәмамлап, каникулга кайтып киттеләр. Әмма җәй айлары балалар өчен бик тә шатлыклы вакыйга булса, әти-әниләр күңелендә шактый күп борчылулар туа. Сабыйларының ялларын күңелле, файдалы һәм, әлбәттә, зарарсыз үткәрүне кайгырталар алар. Хөрмәтле әти-әниләргә без берничә киңәш тәкъдим итәбез. Каникуллар алдыннан балаларыгыз белән түбәндәге кагыйдәләрне кабатлап чыксагыз, һичшиксез, сезнең дә, аларның да яллары бик яхшы узар!

1. Юл. Һәр укучы юлда йөрү кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Балаларга тротуарларда автомобиль хәрәкәтенә таба йөз белән карап йөрергә һәм юлны тиешле җирдә генә үтәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Сүз уңаеннан, баланы машинада йөрткәндә махсус кресло һәм каешлар кулланырга онытмагыз.
2. Янгыннар. Ата-аналар балага даими рәвештә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен хәтерләтергә тиеш: шырпы һәм зажигалкаларга кагылмаска, электр приборларын игътибарсыз калдырмаска, ялангач чыбыкларга кагылмаска, теләсә-нинди әйберләрне розеткаларга тыкмаска.
3. Урам. Каникул вакытында бала күп вакытын ачык һавада үткәрә. Шуңа күрә аны урамда йөрү кагыйдәләре белән таныштырырга кирәк. Иң мөһиме-таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәү һәм аларның берәр нәрсәне карарга барырга өндәүләренә бирешмәү. Моннан тыш, караучысыз җәнлекләрне иркәләү, мыскыл итү тыела. Бала әти-әнисе рөхсәт иткән урында гына уйнарга тиеш. Чүлләргә, чүплекләргә йөрү, ташландык яки төзелмәгән биналарга менү дә катгый тыела!
4. Суда. Әгәр баланың елга яки буа янында ял итү мөмкинлеге булса, ул суда йөзүнең төп кагыйдәсен белергә тиеш – олылар күзәтүесез беркайчан да коенырга ярамый. Балаларга шулай ук сулыкларга беркемгә дә әйтмичә китәргә ярамый дип әйтергә кирәк.
5. Көнкүреш. Бала шуны истә тотарга тиеш: олыларсыз дарулар кабул итү аңа катгый тыела. Моннан тыш, өйдә берүзе калганда, баланың үзенә таныш булмаган электр приборларына кагылу мөмкинлеге булырга тиеш түгел. Ата-аналарга шулай ук пычаклар, пычкылар, балталар һәм башка балага зыян китерердәй әйберләр махсус урыннарда гына сакланырга тиеш.

Сабыйларыгыз белән бергә утырып, әлеге кагыйдәләрне тагын бер кабатлап чыгу бик мөһим. Үзегезне, балаларыгызны саклагыз!

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: