Барлык яңалыклар

11 һәм 16 яшьлек ике малай суга баткан

 Республикада бәхетсезлек очраклары арта.

11 һәм 16 яшьлек ике малай суга баткан
11 һәм 16 яшьлек ике малай суга баткан

Быел көннәр эссе тору аркасында өлкәне дә, балалар да елга-күл буйларына ашыга. Су коену сезоны әле ачылмаган, әмма балаларның суда батып үлүе статистикасы инде исәпләнә башлаган, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. 25 майда Стәрлетамак районында Стәрле елгасында 11 яшьлек малай суга батып үлгән иде. 26 майда Уфада карьерда 16 яшьлек үсмернең гомере өзелде.  Һәм бу беренче очраклар гына түгел: шундый ук бәхетсезлек очраклары Белорет районында 29 апрельдә һәм Архангель районында 30 апрельдә теркәлгән.

Рәсми коену сезоны әле ачылмаган. Шуңа да шәһәр сулыкларында йөзәргә ярамый. Үзегез су коенмагыз һәм балаларга да моны рөхсәт итмәгез.

Салкын суның (ул җылынырга өлгермәгән әле) җитди куркыныч тудыруын онытмагыз. Балаларга шуны аңлатыгыз: әгәр алар кемнеңдер суда ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәләр, шунда ук "112" номеры буенча шалтыратырга кирәк.

 

 

Фото: ГКЧС РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: