Башкортстанда 6 яшьлек малай учакка яндыручы сыекча сипкәндә пешкән. Төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алган баланы башкаладагы 18нче дәваханәнең реанимация бүлегенә салганнар.
Зыян күргән малай турында мәгълүмат дәваханә хезмәткәрләреннән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкорстан буенча Баш идарәсенә килгән.
“МЧС дознавателе тарафыннан тикшерү барышында әлеге очракның бүген УМПО №20 бакчачылык ширкәтендә, учакта шашлык кыздырганда булуы ачыкланды. Малай яндыручы сыекча алган һәм учакка сипкән. Бу вакытта әнисе янында булган. Соңыннан алар үзләре 18нче дәваханәгә килгәннәр. Әлеге очрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкорстан буенча Баш идарәсе контролендә”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Яндыручы сыекчалар белән үтә дә сак булырга кирәк. Мондый эшне балаларга тапшыру аеруча куркыныч. Сак булыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
Фото:pro-dachnikov.com