+9 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабый өйдә ялгызы гына булмаган...

Уфада өч яшьлек бала тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак булган.

Сабый өйдә ялгызы гына булмаган...
Сабый өйдә ялгызы гына булмаган...

Уфаның Гражданнар яклау идарәсе коткаручылары бүген, 27 майда, бала белән бәхетсезлек очрагы булуы турында хәбәр итә. 3 яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшеп, һәлак булган.

Ведомствода ачыклауларынча, бала Ферина урамындагы 26нчы йортның тугызынчы катындагы тәрәзәдән егылып төшкәнен Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгәч, алар үлемне раслаган.

Хәзерге вакытта вакыйганың нечкәлекләре ачыклана. Алдан билгеле булганча, сабый өйдә ялгызы гына булмаган.

Өйдә кечкенә балалары булган кешеләргә аеруча уяу булырга кирәк. Әти-әниләр, балаларны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тәрәзәләр ачылган бүлмәләрдә! Фаҗига өчен берничә секунд вакыт җитә! Әгәр өйдә кечкенә балалар бар икән, тәрәзәләргә махсус фиксатор урнаштырыгыз яки бала ача алмасын өчен тоткаларын алып куегыз. Москит челтәрле тәрәзәләр дә ышанычлы түгел. Саклану чараларын алдан күрергә кирәк.

 

Фото:og47.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: