Смоленск өлкәсендә укытучының сигез яшьлек малайны суицидка этәрүе шикләнелә. Бу хакта Baza телеграм-каналы яза.
Бу хәл Верховье авылында була. Канал мәгълүматлары буенча, укытучы еш кына 2нче сыйныф укучысына каныга һәм мыскыл итә. Малай бик нык борчылган, шуңа күрә ул үз-үзенә кул салу турында ачыктан-ачык сөйли башлаган.
Ул бу уен тормышка ашырырга өлгерми, укытучы белән конфликт турында өлкәннәр белеп кала. Хатын-кызга карата суицидка этәрү турында эш кузгатылган, аңа 8 елдан 15 елга кадәр төрмә яный.
Мәктәп укучысына карата начар мөнәсәбәтнең сәбәбе әлегә билгеле түгел.