-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Берсе – баткан, икенчесен коткарганнар...

Республика сулыкларында янә балалар белән фаҗига.

Берсе – баткан, икенчесен коткарганнар...
Берсе – баткан, икенчесен коткарганнар...

Башкортстанда суда янә фаҗигале хәл булган. Шимбә көнне, 27 майда, Благовещен районының Саннинское авылы буасында  2016 елда туган бала батып үлгән. Аның гәүдәсен судан 20:40 сәгатьтә урындагы халык чыгарган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомстводан белдерүләренчә,  бала су коенганда батып үлгән. 2015 елда туган кыз коткарылган.

Су коену урыны җиһазландырылмаган булган.

"Хөрмәтле әти-әниләр, сезне тагын бер тапкыр балаларны караучысыз су буена җибәрмәскә чакырабыз. Аларга су керүнең хәвефле булуы турында сөйләгез", — дип мөрәҗәгать итә  Башкортстан халкына ашыгыч хезмәтләр.

 

Фото:mtdata.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: