Барлык яңалыклар

Бер яшьлек сабый бакчада чәчәк ашаган

Агуланган баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Бер яшьлек сабый бакчада чәчәк ашаган
Бер яшьлек сабый бакчада чәчәк ашаган

Мәскәү янындагы Ивантеевкадан бер яшьлек кызны кискен агулану билгеләре белән дәваханәгә китергәннәр. Йорт янындагы бакчада  үрмәләп йөргәндә, ул берничә ландыш чәчәген йолкып ала һәм ашый. Әти-әнисе моны күрмәгән.

“ Телеграм канал” хәбәр иткәнчә, баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Хәзер кызның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый.

Табиблар искәрткәнчә, ландыш агулы үсемлекләр төренә карый, ә аның барлык өлешләре агулы. Хәтта ландыш букеты торган су да агулана, әгәр аны эчсәң, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Фото: cdn.botanichka.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: