+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коляскада янган...

Өч яшьлек малай одеялга ут төрткәнме?

Коляскада янган...
Коляскада янган...

Пермь краенда җиде айлык бала янып үлгән.  Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Фаҗига Пермь краеның Култаево авылында булган. Төбәк буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу көнне өйдә өч һәм җиде айлык ике малай һәм аларның әниләре була. 3 яшьлек малай энесе төрелгән одеялга ут төртә.

Бик каты тән пешүләре алган сабыйны дәваханәгә китерәләр. Кызганычка каршы, ул икенче көнгә вафат була.

Чыганак хәбәр итүенчә, фаҗига булган гаилә имин түгел. Әнисе спиртлы эчемлекләр белән еш мавыга һәм балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнми. Авыл халык бу хакта төрле ведомстволарга мөрәҗәгать иткән.

Рәсми булмаган мәгълүмат буенча, коляскага исерек әнисенең тәмәке уты төшкән һәм одеял янып киткән...

Әлеге очрак буенча тикшерү бара.

 

Фото: perm.kp.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: