+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Металл сатып, акча эшләмәкче булганнар...

Уфада бер төркем укучылар каникуллар башлану белән полициягә эләккән.  

Металл сатып, акча эшләмәкче булганнар...
Металл сатып, акча эшләмәкче булганнар...

Башкортстанда алты укучы ташландык бинадан әйберләр урларга маташкан. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә.

Өченче, алтынчы һәм тугызынчы сыйныф укучылары балалар мәйданчыгында йөргәндә металл тапшырып акча эшләү өчен урлашырга план кора.

Мәктәп укучылары ташландык бинага керә, аннан телевизор, үтүк, пычкы, балта һәм гайка ачкычы урлыйлар.

Бу вакыйганың шаһитлары хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырган. Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына килгән, алты укучыны тоткарлаганнар һәм урланган әйберләрне тартып алганнар.

Әти-әниләр, җәйге каникул көннәрендә балаларыгызның нәрсәләр белән шөгыльләнүе, буш вакытларын ничек уздыруы белән кызыксынып торыгыз. Аларга мондый гамәлләрнең нәтиҗәсен аңлатыгыз, искәртегез.

 

Фото: mvd.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: