Барлык яңалыклар

Балаларны ачык тәрәзәләр янына җибәрмәгез!

Уфада биш яшьлек кыз балконнан егылып төшкән.

Балаларны ачык тәрәзәләр янына җибәрмәгез!
Балаларны ачык тәрәзәләр янына җибәрмәгез!

Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала москит челтәренә таянган.

Бәхетсезлек очрагы Черниковская урамындагы 5/1 санлы йортта булган. Ведомство пультына сигнал якынча 20:30 сәгатьтә килгән.

2018 елда туган кызның әти-әнисе дә өйдә булуы ачыкланган. Бала москит челтәренә таянган һәм дүртенче каттагы балкон тәрәзәсеннән аска егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм бригадасы баланы дәваханәгә алып киткән.

Шушы көннәрдә Уфаның Ферин урамында фаҗига булуын хәбәр иткән идек инде. Бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булды.

Әти-әниләр, ачык тәрәзәләр балалар өчен зур хәвеф тудыра. Тәрәзәләргә, балкон ишекләренә блокираторлар, махсус йозаклар куегыз, вертикаль режимда ачыгыз. Москит челтәрләре бала авырлыгын күтәрә алмый, алар бик ышанычсыз. Сабыйларыгызны бәла-казадан саклагыз!

 

Фото: Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: