+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җиләкне чама белеп ашагыз!

Табиб аны көненә күпме ашарга яравын әйтте.

Җиләкне чама белеп ашагыз!
Җиләкне чама белеп ашагыз!

Татлы, баллы, кызарып пешкән җиләкне кемнәр генә яратмый! Аны ашаган саен ашыйсы килә. Әмма бу ул чынлап та шулай файдалы микән? Бу турыда гастроэнтеролог җавап бирде.

Җиләк 90 процент судан тора, шул ук вакытта аңарда витаминнар күп, ә шикәрләр аз. Шуңа күрә аны диабет белән авыручылар, дөрес туклануда булган кешеләр дә ашый ала. Моннан тыш, җиләк кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә һәм нерв системасының нормаль рәвештә эшләвенә ярдәм итә. Әмма бу кадәр файдалы җиләкне ашаганда да чама хисен югалтсаң, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Кеше җиләкне тәүлеккә 200-250 граммнан да артык ашарга тиеш түгел. Бу саннардан узу ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылуына китерергә мөмкин. Әле ул гына да түгел, җиләк, шул ук вакытта, бик көчле аллерген. Шуңа күрә балага ашатканда да моны исәпкә алып, игътибарлы булырга кирәк. Гастрит, язва чирләре белән авыручыларга да бу җимешне ашаганда сак булырга тәкъдим ителә.

Табиб сүзләренчә, җиләк ашаганда барлык саклык чараларын да үтәсәң, ул организмга файда гына китерәчәк. Мәсәлән, бу җимеш В, С, А, РР төркемендәге витаминнарга, шулай ук тимер, калий, йод, магний, фосфор, кальций, цинк һәм органик кислоталарга бай.

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: