+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 ноябрь 2023, 09:30

Бөҗәкле роллылар китергәннәр...

Бу ризыкны балаларга ашатканда бигрәк тә сак булыгыз!

Бөҗәкле роллылар китергәннәр...
Бөҗәкле роллылар китергәннәр...

Уфада яшәүче кешедән социаль челтәрләрдә хәбәр таралды: Farfor рестораныннан роллыга заказ биргәч, аңа бөҗәкле ризык китергәннәр.

"Зинһар, чара күрегез, Farfor компаниясенә ризыкка заказ биргән идек. Бөҗәкле роллылар алып килделәр. Акчаны, әлбәттә, кире кайтардылар, әмма телефон аша дорфа сөйләштеләр һәм исемнәрен әйтмәделәр, имеш бу учреждение менеджеры аның кухнясында кем эшләвен белми. Ризыктагы бөҗәкләр, клиентка карата начар мөнәсәбәт, зинһар, игътибар итегез", — дип язган ул.

Кулланучы мөрәҗәгать иткәннән соң, эшкуар заказ өчен акчаны кире кайтарган.

Бөҗәк белән булган вакыйгага төбәк “Роспотребнадзор”ы игътибар иткән. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү башлаган.

Балалар да роллы, суши кебек ят ризыкларны яратып ашый. Шуңа да, мондый ризыклар белән бик сак булыгыз.

 

 

Фото:соцсети

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: