+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 ноябрь 2023, 10:50

Кредитка чумдырганнар...

Республиканың 6 меңнән артык кешесе мошенникларга 2 миллиард сумга якын акча күчергән.

Кредитка чумдырганнар...
Кредитка чумдырганнар...

Агымдагы ел башыннан 6 меңнән артык Башкортстан кешесе явыз ниятле кешеләр исәбенә 1 миллиард 800 миллион сум акча күчергән. Бу кешеләрнең күбесе – кредит алган эшкә яраклы яшьтәге гражданнар.

"Полиция, ФСБ, прокуратура һәм башка хокук саклау органнары, шулай ук Дәүләт хезмәтләре һәм банк хезмәткәрләре гражданнарга аларның исәбе белән бәйле проблемалар турында хәбәр итү өчен мессенджерлар кулланмый. Бигрәк тә гражданнарга ниндидер оператив чараларда катнашулары турында хәбәр итү өчен элемтә чараларын кулланмыйлар. Яки дәүләт серен ачу өчен җаваплылык турында, дип аңлатма бирде Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте начальнигы Максим Родионов.

Ведомствода искәртүләренчә, әгәр мондый шалтырату булса, мошенниклардан саклауның иң яхшы һәм бердәнбер юлы — трубканы шунда ук кую. Әгәр дә шик туса, үзегезгә иң якын банкка яки полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: