+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 ноябрь 2023, 14:10

Телефонын талап алганнар, үзен кыйнаганнар...

Кичке сәгать 9дан соң үсмерләргә үзләренә генә урамда йөрергә ярамый, ә кайбер ата-аналар моны игътибарга да алмый. 

Телефонын талап алганнар, үзен кыйнаганнар...
Телефонын талап алганнар, үзен кыйнаганнар...

Уфада төнлә 15 яшьлек үсмергә өчәү килеп бәйләнгән.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, зыян күрүче төнлә Дим районында дусты белән урамда йөргән. Үсмерләр ял итәр өчен эскәмиягә утыргач, алар янына өч егет килеп баскан. Берсе шалтырату өчен кесә телефонын сорап торган. 15 яшьлек үсмер гаджетын биргән, ләкин егетләр аны кулга төшерү белән, болардан ераклаша башлаганнар. Аннары үсмер телефонын тартып алырга маташып караган, ләкин җавап итеп, аның йөзенә йодрык белән китереп сукканнар. Һөҗүм итүчеләр гаджетның паролен таләп иткән. Үсмер әйтмәгәч, берсе йөзенә баллончиктан сиптергән, өчәүләп кыйный башлаганнар. Шунда үсмернең дусты ярдәм сорап йөгергән һәм ЮХХДИ хезмәткәрләренә тап булган. Алар һөҗүм итүчеләрне табып, бүлеккә алып килгәннәр.

"Үсмерне кыйнауда 15-18 яшьлек егетләр катнашкан. Һөҗүм итүчеләр кылган гамәлләрен таныды. Полиция тарафыннан җыелган материаллар Русия Җинаять кодексына ярашлы рәвештә процессуаль карар кабул итү өчен җибәрелә. Балигъ булмаганнарның ата-аналары  балалары төнлә җәмәгать урынында өлкәннәрдән башка йөргән өчен административ җаваплылыкка тарттырылды”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: