+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 ноябрь 2023, 11:45

Кан басымын дөрес үлчисезме?

Кан басымын дөрес итеп үлчәү өчен ничек утырырга кирәклеге билгеле булды.

Кан басымын дөрес үлчисезме?
Кан басымын дөрес үлчисезме?

Яңа тикшеренү буенча, нормаль кан басымы булган миллионлаган кешеләрдә ялгыш гипертония диагнозы куелырга мөмкин, бу кан басымын үлчәгәндә дөрес итеп утырмауга бәйле икән. Әлеге мәгълүмат “eClinicalMedicine” журналында басылып чыккан.

Огайо штаты университеты экспериментында 150 өлкән кеше катнашкан. Галимнәр аркасы булмаган урындыкта һәм аркалы креслода утырган пациентларны тикшергәндә алынган кан басымын үлчәү нәтиҗәләрен чагыштырганнар. Аркасыз урындыкта утырган  кешедә уртача систолик кан басымы (беренче сан) һәм диастолик кан басымы да (икенче сан) аркалы креслода утыручыга караганда югарырак булган.

Миллионлаган кешегә гипертонияне диагностикалау өчен бу җитәрлек аерма. Мондый хата кешегә кирәк булмаган дарулар кабул итүгә китерергә мөмкин. Аларда түбән кан басымы һәм алар белән бәйле баш әйләнү, аңын югалту һәм егылудан алган җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Яңа тикшеренү раславынча, пациент кан басымын үлчәү вакытында аякларын идәнгә куеп, аркалы урындыкта утырырга тиеш.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: