-31 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

11 яшьлек бала юлны чыгып барган...

Уфада 34 яшьлек машина йөртүче укучы баланы бәрдергән.

11 яшьлек бала юлны чыгып барган...
11 яшьлек бала юлны чыгып барган...

Уфада бала автомобиль тәгәрмәчләре астына эләккән. Уфа дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Орджоникидзе районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Рено Логан” руле артында 34 яшьлек шофер, Кольцевая урамы буенча Коммунаров урамы ягына барганда, көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыгып барган 11 яшьлек баланы бәрдерә.

Авариядә укучы малай төрле җәрәхәтләр ала һәм дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа ярдәм күрсәтәләр һәм әти-әнисе белән өенә кайтарып җибәрәләр.

Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча административ тикшерү башланган, аның кысаларында юл һәлакәтенең шартлары, шул исәптән җәяүле һәм «Рено Логан» йөртүчесе нинди светофор сигналына хәрәкәт иткәне ачыкланачак, дип билгелиләр ведомствода.

 

 

Фото: ОГИБДД по Уфе

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в