Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 ноябрь 2023, 14:55

Бала ятим калган...

Республикада төнлә 45 яшьлек әтинең гомере өзелгән.

Бала ятим калган...
Бала ятим калган...

14 ноябрь кичендә Гафури районының Коварды авылында фаҗигале хәл булган. Янгында 45 яшьлек ир янып үлгән.  Аның 15 яшьлек улы ятим калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе фаҗигале хәлнең нечкәлекләрен хәбәр итте. 14 ноябрь кичендә ирекле янгын сүндерү командалары һәм Русиянең Янгын сүндерүчеләр Гафури районының Коварды авылына килгәндә, агач йортны ачык ялкын ялмап алган була. Кызганычка каршы, аны сүндерү барышында 1978 елда туган ирнең гәүдәсе табылган.

Янгынның сәбәбе билгеләнә, урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли. Алдан фаразлануынча, янгын ирнең тәмәке тартканда саксызлыгы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

"Әлегә малай күршеләрендә. Район хакимиятендә аның киләчәк яшәү урыны турындагы мәсьәләне хәл итү өчен чираттан тыш утырыш уздыру планлаштырыла”, — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: