-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 ноябрь 2023, 15:35

Өйдә дәвалау белән мавыкмагыз!

Табиб-педиатр көз айларында балалар арасында таралучы өч авыру турында сөйләде.

Өйдә дәвалау белән мавыкмагыз!
Өйдә дәвалау белән мавыкмагыз!

Табиб-педиатр, балалар нефрологы, медицина фәннәре кандидаты Татьяна Кузнецова «Известия» басмасы белән сөйләшүдә быел иң киң таралган сезонлы балалар инфекцияләре турында сөйләгән.

Аның билгеләвенчә, беренче урында – микоплазма инфекциясе, ул бронхит һәм пневмония кебек җитди катлауланулар белән бәйле. "Микоплазма пневмониясе — ул атипик үпкә инфекциясе, көзге-кышкы чорда авыруның иң югары ноктасы. Бактерия кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә һәм башлыча балаларга һәм үсмерләргә йога”, — ди Татьяна Кузнецова.

Бу көздә икенче урында – пневмококк инфекциясе, бактериаль бронхит, пневмония, шулай ук синусит һәм отитларның еш сәбәбе.

"Өченче урында –  коклюш инфекциясе. Коклюш югары йогышлы авыру, нигездә балалар һәм үсмерләрдә, шул исәптән прививка ясатканнарда да очрый. Авыру башка кешегә һава-тамчы юлы белән күчә, ютәлләгәндә яисә сөйләшү вакытында бүленеп чыккан төкерек тамчылары белән йога, ди педиатр.

"Шуңа күрә авыру белән контактта булган барлык кешеләргә дә бу чир йогарга мөмкин. Бигрәк тә балалар коллективларында коклюш тиз тарала. Авыруның башы гадәти ОРВИдан аерылмый: шул ук томау һәм тамак авыртуы, ютәл. Әмма 1,5 - 2 атнадан соң ютәл көчәя, аеруча иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә, газаплы коры ютәлгә күчә. Ике яшькә кадәрге балаларда авыру аеруча куркыныч бара", — дип белдерде ул.

Табиб билгеләвенчә, пневмококк һәм коклюш инфекциясен профилактикалау  мөмкинлеге бар.  

"Балада нинди инфекция булуны ачыклау һәм дәвалау белән табиб-педиатр шөгыльләнә. Авыруның беренче билгеләре булганда ук (температура күтәрелү, томау, ютәл), үзаллы дәвалау белән мавыкмыйча, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — дип йомгаклады Кузнецова.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: