-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 ноябрь 2023, 15:25

Колледж укучылары агуланган...

“Роспотребнадзор” азык-төлек блогының эшен вакытлыча туктатты.

Колледж укучылары агуланган...
Колледж укучылары агуланган...

 “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе кичә, 16 ноябрьдә, эпидемиологик тикшерү башлаган, анда барлык лаборатор тикшеренүләр үткәрелә һәм Уфа музыка колледжының азык-төлек блогы персоналы тикшерелә. Эш шунда ки, бу уку йортының күп кенә укучылары медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

"Барлык шартлар ачыкланганчы, азык-төлек блогының эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Инфекция таралу куркынычы юк, — дип ассызыклыйлар ведомствоның матбугат хезмәтендә. — Эпидемиологик тикшерү дәвам итә. Гаеплеләр җавап бирәчәк”.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә шулай ук балаларның агулану очрагы буенча тикшерү оештырылган, вакыйганың шартлары билгеләнә, дип белдерәләр.

"Киров районы прокуратурасы Уфа музыка колледжында балаларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 ноябрьдә мәгариф оешмасының берничә укучысы агулану симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында колледж җитәкчелегенең, шулай ук аутсорсинг компаниясенең балаларны тукландыруны һәм белем бирү учреждениесендә булуны оештыруда санитар-эпидемиологик һәм башка закон таләпләрен үтәвенә бәя биреләчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы әлеге очрак буенча эпидемиологик тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алды», — дип аңлаталар күзәтчелек ведомствосында.

 

 

Фото:управление Роспотребнадзора по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: