+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 ноябрь 2023, 19:15

Укучылар нәрсәдән агуланган?

Уфада балаларның күпләп агулану сәбәбе билгеле булды.

Укучылар нәрсәдән агуланган?
Укучылар нәрсәдән агуланган?

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә Уфада музыка колледжы тәрбияләнүчеләренең медицина ярдәме сорап күпләп мөрәҗәгать итүләре буенча оператив мәгълүмат җиткерделәр.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан зыян күргән балаларда һәм уку йортының ике хезмәткәрендә норовирус ачыкланган. Эпидологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, инфекциянең чыганагы булып азык блогы хезмәткәре тора. Барлык шартлар ачыкланганчы, азык-төлек блогының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Инфекция таралу куркынычы юк”, — дип хәбәр итәләр ведомствода һәм эпидемиологик тикшерү дәвам итә дип өстиләр.

Бүген язуыбызча, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе, республика Прокуратурасы һәм Тикшерү идарәсе балаларның күпләп ризыктан агулану очрагы буенча тикшерүләр оештырган. Ким дигәндә 12 укучы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

 

Фото:управление Роспотребнадзора по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: