Ел башыннан Чиләбе өлкәсендә 500дән артык ир бала карау буенча отпуск алган. Балага 1,5 яшь тулганчы һәр ай саен ата-анага уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пособие күчерелә. Түләүләр алу өчен әтиләргә нәрсә эшләргә кирәклеге турында Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының төбәк бүлегендә аңлатканнар.
— Әгәр әни кеше эшкә чыкса, баланы карауны әти кешегә рәсмиләштереп була, — дип белдерделәр Социаль стаховкалау фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә. — Отпуск рәсмиләштерү өчен ирләргә эштә тиешле гариза язарга кирәк, калган документларны без үзебез җыябыз. Әти ала алган минималь пособие — 8,6 мең сум, ә максималь пособие — 33,2 мең сум.
Отпускта үткәргән вакытта әти кешегә стаж исәпләнә һәм аның пенсия коэффициентларын формалаштыра. Әгәр ир беренче баласын карый икән, аңа – 1,8, икенче балага – 3,6 һәм өченче-дүртенче балаларга 5,4 коэффициент бирелә. Бер елдан азрак яки күбрәк ял пропорциональ рәвештә исәпләнә.
Билгеле булуынча, ана капиталы 2024 елның 1 февраленнән инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Бюджетта ана капиталын 7,5 процент дәрәҗәсенә арттыру каралган.