+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 ноябрь 2023, 19:25

Дәү әниләр, берүк сак булыгыз!

Мошенниклар 84 яшьлек әбекәйнең котын алып, акчасыннан колак кактырганнар.

Дәү әниләр, берүк сак булыгыз!
Дәү әниләр, берүк сак булыгыз!

Нефтекама шәһәрендә 84 яшьлек пенсионер әбекәйне “Сезнең кызыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”, дигән схема буенча алдап, акчасын алганнар.

Өлкән яшьтәге кешегә билгесез берәү шалтырата һәм үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра. Ул әбекәйгә кызының авария ясавын, анда берничә кешенең зыян күрүен, шулай ук җинаять җаваплылыгын туктату өчен акча кирәклеген аңлата.

Коты алынган әбекәй билгесез кешегә ышана һәм, шалтыратучының күрсәтмәсе буенча, үзенең булган акчаларын өенә килгән курьерга тапшыра. Пенсионер хатын җинаятьчеләргә 40 мең сум акча бирә. Кызы белән барысы да яхшы икәнен белгәч, өлкән яшьтәге кеше үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

"Оператив-эзләү чаралары барышында әлеге схема курьеры тоткарланды. Ул биредә яшәүче 18 яшьлек кыз булып чыкты. Шикләнелүче кеше үз гаебен таныды. Җинаять эше кузгатылды”, - дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: