+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 ноябрь 2023, 15:40

Фаҗигале янгынның сәбәбе билгеле

Коточкыч янгында әнисе һәм аның дүрт яшьлек кызы һәлак булган иде.

Фаҗигале янгынның сәбәбе билгеле
Фаҗигале янгынның сәбәбе билгеле

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә биш катлы йортта үлемгә китерүче янгын чыгуның ихтимал сәбәбе турында хәбәр итте. Бүген язуыбызча, янгыннан үзләре чыккан  вакытта 34 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек кызы яну продуктлары белән агуланып, соңрак һәлак булганнар.

" Муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды. Янгынның иң ихтимал сәбәбе итеп тәмәке тартуда саксызлык карала. Бу сәбәп кешеләрнең үлеме белән бәйле янгыннар өчен иң еш очрый торганы, бигрәк тә елның салкын вакыты җитү белән», — дип билгеләп үтә район җитәкчесе.

Прокуратура һәм Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе Яңавылда үлемгә китерүче янгын очрагы буенча тикшерүләр оештырды.

 

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: