+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 ноябрь 2023, 10:15

Әнисе һәм дүрт яшьлек кызы һәлак булган...

Бүген республикада коточкыч янгын булган.

Әнисе һәм дүрт яшьлек кызы һәлак булган...
Әнисе һәм дүрт яшьлек кызы һәлак булган...

Башкортстанда 19 ноябрь төнендә Яңавыл шәһәренең Некрасов урамында биш катлы йортның дүртенче катында янгын чыккан. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 янгын сүндерүчесе һәм 5 берәмлек техника оператив рәвештә килеп, шунда ук йортта яшәүчеләрне коткаруга һәм утны сүндерүгә керештеләр, дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Баскычлар ярдәмендә 19 кеше коткарылган, шуларның 10ы балалар. Калган кешеләр үзләре эвакуацияләнгәннәр. Янгын сүндерүчеләр 44 минут эчендә ачык янгынны сүндерәләр. Эвакуация вакытында бер хатын һәм аның баласы яну продуктлары белән агулана.

"Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм машинасында 34 яшьлек хатын вафат булды, 4 яшьлек кызны дәваханәгә алып барып җиткерделәр, әмма соңрак кабул итү бүлмәсендә аның үлеме теркәлде”,—дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: