+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 ноябрь 2023, 14:35

Машинада ике яшьлек бала да булган...

Әти-әниләр, юлларда сак булыгыз!

Машинада ике яшьлек бала да булган...
Машинада ике яшьлек бала да булган...

19 ноябрьдә “Тойота Раф 4” машинасы белән идарә итүче 1991 елгы водитель, Нагаев шоссесы буенча барганда, 14нче модельдәге “ВАЗ” автомобиле белән бәрелешүгә юл куя, дип хәбәр итәләр Уфа дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт вакыйгасында “ВАЗ” машинасындагы 2 яшьлек пассажир баш җәрәхәтләре ала. Аны 17нче шәһәр клиник дәваханәсенә алып киткәннәр. Табиблар балага баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе диагнозлары куйган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны һәм туганнарын өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Сабый балалар өчен махсус җайланмада утырган була.

Юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү башланган.

 

Фото:ОГИБДД по Уфе

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: