+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 ноябрь 2023, 08:55

Кулында телефоны янып киткән...

Башкортстанда интернат-мәктәптән 138 кешене эвакуацияләгәннәр.

Кулында телефоны янып киткән...
Кулында телефоны янып киткән...

Башкортстанда укучы кулында телефоны яна язган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, интернат-мәктәптә укучы малай кулында гаджет җылына башлый. Техника эрегән һәм төтен чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче урамга 138 кеше үзләре чыккан, шуларның 122се балалар. Бу вакыйгада беркем дә зыян күрмәгән.

 “Кәрәзле телефоннар һәм пауэрбанклар литий-ион аккумулятор батареяләреннән эшли. Бу энергия чыганагы суга тулысынча батканда гына сүнә, — дип искәртәләр ведомствода. — Зарядкадагы телефонны игътибарсыз калдырмагыз, төнлә зарядкага куймагыз, телефонны мендәр астында калдырмагыз, торакка янгын хәбәрчесен урнаштырыгыз —төтен чыкса, прибор тавыш сигналы бирәчәк”.

 

 

Фото: МЧС России

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: