Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 ноябрь 2023, 09:50

Нәнәй белән сөйләшәм дип уйлаган...

8 яшьлек бала мошенник хатынның тавышын дәү әнисенеке белән бутаган һәм...

Нәнәй белән сөйләшәм дип уйлаган...
Нәнәй белән сөйләшәм дип уйлаган...

Мәскәү өлкәсендә сигез яшьлек малай әтисенең кошелегыннан 85 мең сум акчасын алып, мошенникларга биргән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Вакыйга 17 ноябрь кичендә булган. Стационар телефон шалтыраганда, бала өйдә берүзе булган. Малай белән дәү әнисе тавышына бик нык охшаган хатын-кыз сөйләшә. Шуңа да бала аны нәнәсе дип уйлый һәм моңа тамчы да шикләнми. Хатын телефон аша юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе, җитди җәрәхәтләр алуы һәм рентген ясарга кирәклеге турында сөйли. Ул малайдан исемен, адресын һәм домофон кодын сорый. Сөйләшүдә тагын бер хатын-кыз катнаша, әгәр акча китермәсәгез, дәү әниеңне төрмәгә утыртачаклар дип куркыта.

Малай дәү әнисенә ярдәм итәргә булган. Әтисенең кошелегыннан 5 мең сумлык 17 купюра алган – барлыгы 85 мең сум. Аннары “туганнары” күрсәтмәсе буенча аларны сөлгегә төреп, аяк киеме тартмасына салган. Боларның барысын ул ишек артында көтеп торган курьерга биргән.

Баланың әнисе өйгә кайткач һәм бу вакыйганы ишеткәч, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта мошенникларны эзлиләр.

Аферистлар хәзер балаларны алдаудан да тарсынып тормый. Шуңа күрә чит кешеләргә ышанырга ярамавын, андый шалтыратулар булса, кичекмәстән әти-әниләргә әйтергә кирәклеген аңлатыгыз.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: