+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 ноябрь 2023, 11:10

Тагын “икеле” алып кайткан!..

Сез дә начар билге  алу “катастрофа” дип саныйсызмы, әти-әниләр?

Тагын “икеле” алып кайткан!..
Тагын “икеле” алып кайткан!..

Бала начар билге алып кайтты. Әти-әнинең бу хәлгә нинди реакция белдерүенә карап, аның киләчәктә уңышсызлыкларга, хаталануларга мөнәсәбәте формалаша. Бу хакта "Газете.Ru" басмасына психолог һәм Skysmart балалар һәм үсмерләр өчен онлайн-мәктәпнең академик директоры Анастасия Екушевская сөйләгән.

"Көчле реакцияләр күрсәтеп, ата-аналар балаларга хатаның тәҗрибә булуын түгел, ә “катастрофа” икәнен күрсәтәләр. Бу уңышларның тагын да кимеүенә китерә, бала үз көченә ышанмый, билгеләрен яхшыртырга тырышмый, аларны якыннарыннан яшерә башларга мөмкин. Чөнки мондый очракта ул куркуга бирелә. Киләчәктә ул уңышсызлыктан куркып, төрле бурычлардан һәм җаваплылыктан качарга тырышачак”, — дип аңлата белгеч.

Начар билгеләр өчен җәза бирер, тиргәр урынга, бергәләп сөйләшергә, хаталар — уку процессының гадәти өлеше икәнен аңларга булышырга кирәк.

"Билгеләр турында сөйләшә башлаганчы, шуны аңлагыз: балага хәзер сезгә караганда күпкә авыррак. Аның билгеләре турында нәрсә уйлаганын, нинди хисләр кичергәнен сорагыз һәм кирәк вакытта булышыгыз. Бала белән бергә ни өчен шулай килеп чыгуын һәм аны ничек яхшы якка төзәтеп булун анализлау мөһим. Мондый сөйләшүләрдә күпкә зуррак проблемалар ачыкланырга мөмкин. Бәлки аның укытучысы белән конфликт килеп чыккандыр яки ул теманы тулысынча аңламагандыр һәм аны аңлар өчен ярдәм итәргә кирәктер. Укуны яхшырту өчен эш планы тәкъдим итегез һәм баланы үтәргә өндәгез. Максатлар куярга һәм аларга акрынлап ирешергә булышыгыз", - ди эксперт.

Ә сез начар билге алып кайткан баланы нинди сүзләр белән каршы аласыз?

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: