Благовар районының Языково авылында күпбалалы гаилә яшәгән ике катлы йортта янгын чыккан. Гадәтән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын икенче катта, зарядкага куелган наушниклардан чыккан кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Очкыннар эләгү сәбәпле, карават һәм урын-кирәк яраклары яна башлаган.
Янгын чыккан вакытта 2009 һәм 2012 елда туган балалар мәктәптә булганнар. Өйдә әти-әнисе белән 2014 елда туган кече балалары гына булган. Янгын сүндерүчеләр ут-ялкынны оператив рәвештә сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән”, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Йортта янгын хәбәрчесенең урнаштырылган булуы билгеле.
Фото: Гадәтән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте