+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авызына капкан да бәлагә тарыган

7 яшьлек малайга коткаручылар чакыртканнар.

Авызына капкан да бәлагә тарыган
Авызына капкан да бәлагә тарыган

Башкортстанда узган ял көннәрендә 7 яшьлек малай, “Лего” конструкторы белән уйнаганда, авызына вак деталь капкан. Ләкин ул баланың тешенә кереп “утырган”. Әнисе улының тешеннән детальне күпме генә чыгарырга азапланмасын, берничек тә чыгара алмый. Шул вакытта балага ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән.

"Кыскыч ярдәмендә алар бала авызындагы ят әйберне алып ташладылар. Малай „стоматологик " процедура вакытында үзен егетләрчә тотты, — дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Вак уенчыклар, аларның детальләре белән сак булыгыз. Бигрәк тә кечкенә балалар өчен андый уенчыклар куркыныч тудыра. Шуңа да аларны яшь үзенчәлекләренә карап кына алыгыз. 

 

Фото:  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: