+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өч бала да, әниләре дә реанимациядә...

Башкортстанда күпбалалы гаилә яшәгән йортта каз казанлыгы шартлаган.

Өч бала да, әниләре дә реанимациядә...
Өч бала да, әниләре дә реанимациядә...

25 март кичендә Әҗәлил районының Кушый авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта газ казанлыгы шартлап, янгын чыккан.  

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын чыккан вакытта йортта әниләре белән бергә 2015, 2017 һәм 2019 елгы өч бала  булган. Шулай ук аларда күпбалалы хатынның ахирәте дә кунакта була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын газ-һава катнашмасының янып китүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Янгын вакытында балалар һәм өлкәннәр термик пешүләр алган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлык зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машиналары белән Әскар үзәк район дәваханәсенә китергәннәр.

"Зыян күрүче пациентлар дәваханәнең реанимация бүлегенә салынды. Аларны дәвалау Республика янгын үзәге белгечләре белән киңәшләшеп алып барыла. Өч бала һәм йөкле хатын-кызның хәле авыр, тотрыклы дип бәяләнә. Бер өлкән пациентның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бүген, 26 мартта, санавиация линиясе буенча ике реанимобиль Әскар үзәк район дәваханәсенә китерелгән. Пациентлар өстәмә рәвештә тикшереләчәк, махсус медицина ярдәме күрсәтү өчен аларны Республика янгын үзәгенә китерү мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: