+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Вейп тарта-тарта “психбольница”га эләккән...

Электрон тәмәкенең зыяны турында бигрәк тә балаларга аңлатырга кирәк.

Вейп тарта-тарта “психбольница”га эләккән...
Вейп тарта-тарта “психбольница”га эләккән...

Республикада бер ир вейп тартканнан соң психиатрия дәваханәсенә эләккән. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

"Республика клиник психиатрия дәваханәсенә кискен психик халәттәге ир китерелде. Ул саташулы сүзләр сөйли, табиблар галлюцинацияләр булуын билгеләде”, — дип яза Айрат Рәхмәтуллин.

Табиблар лаборатория тикшеренүе үткәргәннәр, аның барышында никотин матдәләренең югары булуы ачыкланган. Әңгәмә барышында табиб-психиатр пациентның еш кына, гадәти тәмәке белән чиратлаштырып, вейп куллануын билгеләгән.

"Электрон тәмәке тартканда организмга бик күп куркыныч матдәләр керә. Аларның берсе – бик агулы матдәләргә караган акролеин. Вейп ми үсешен акрынайта, хәтер, концентрация, үз-үзен кулда тотуга һәм нерв системасына начар тәэсир итә. Башка тискәре нәтиҗәләр арасында иммунитетның көчсезләнүе, үпкә һәм йөрәк тукымаларының зарарлануы, шулай ук когнитив бозылулар”, – дип билгеләп үтте Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Әти-әниләр, вейпның зыяны турында бигрәк тә балаларга, үсмерләргә аңлатырга кирәк. Вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү хәвефен арттыра, баш мие үсешенә, фикерләү сәләтенә начар йогынты ясый, балада борчылу, курку тойгысы барлыкка килә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: