+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала бармакларсыз кала язган...

Әнисе кызына берничек тә ярдәм итә алмаган.

Бала бармакларсыз кала язган...
Бала бармакларсыз кала язган...

Башкортстанда коткаручылар кечкенә кызга ярдәмгә килгәннәр. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бала ишек белән ишек яңагы арасына кулын тыккан һәм бармаклары кысылып калган.

Әнисе кызына үз көче белән генә ярдәм итә алмаган. Нәтиҗәдә, хатын коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Вакыйга булган урынга дәүләт комитеты белгечләре килеп җитә.

“Без бүлмә ишеген сак кына элмәктән салдырып, кызның кулын чыгарык. Бәхеткә, бармаклар зыян күрмәгән”, — дип сөйли коткаручылар.

 

 

Фото:госкомитет РБ по ЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: