Уфада автобус шоферы дүрт баланы автобустан төшереп калдырган.
Калинин районы прокуратурасы гражданнарның шул турындагы мөрәҗәгатьләрен тикшергән. Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган елның декабрендә “Максимовка-“Мега-Уфа” муниципаль маршруты буенча йөрүче автобус водителе Максимовка бистәсендәге юл кырыенда дүрт баланы төшереп калдырган. Сәбәбе – шоферның банк картасы белән түләүне кабул итүдән баш тартуы.
"Район прокуратурасы башлангычы белән, автобус йөртүчене Административ хокук бозулар кодексының 11.33 мәддәсенең 2.1 өлеше буенча, 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырдылар („уналты яшькә җитмәгән, балигъ булмаган баланы автобустан мәҗбүри төшерү өчен“), — дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.
Шулай ук оешма директорына мондый хокук бозуларның рөхсәт ителмәве турында тәкъдим кертелде.