+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Көтүләре” белән кешеләргә ташланалар...

Уфада үсмерләр узып баручыларга һөҗүм итә.

“Көтүләре” белән кешеләргә ташланалар...
“Көтүләре” белән кешеләргә ташланалар...

Уфа урамнарында, үтеп баручылар күп булуына карамастан, үсмерләр төркеме үзләренә “күңел ачу” оештырган. Социаль челтәрләрдә берничә видеоязма авторы хәбәр иткәнчә, үсмерләр “көтүләре” белән башта мыскыллау өчен сәбәп эзли, ә аннары үзләренә бөтенләй таныш булмаган кешеләрне кыйный башлый.

"Планета" сәүдә үзәгендә,“ Кәрвансарай" янында ... Компания белән кешеләргә бәйләнеп, сугышырга тотыналар. Үтеп баручыларга бер сәбәпсез бәйләнәләр. .. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны карагыз һәм аларны тәрбияләгез”, — дип язган шаһит аноним рәвештә.

 “Көтү” белән тәртип бозучылар интернет-мохиттә шау-шу тудырды: “Аларның йөзләрен яктыртып күрсәтегез. Тотыйк һәм сөйләшик”, “Күңелсез икән, бокска барсыннар”, “Мин яшьтәшләремнән куркам”, “Барысы да социаль челтәрләрдәге хайп өчен”...

“Интернет мониторингы барышында Уфа полициясе хезмәткәрләре тарафыннан үсмерләр арасында берничә конфликтлы хәлне сурәтләгән видео материаллар ачыкланды. Әлеге вакытта хәбәрләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 4 һәм 6 нчы полиция бүлекләрендә теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә һәм вакыйганың төгәл шартларын билгели",— дип аңлаталар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Фото:стоп-кадр видео @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: