+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Улын гәүдәсе белән каплаган...

Теракт вакытында ике газиз кешесен югалткан бала реанимациядә.  

Улын гәүдәсе белән каплаган...
Улын гәүдәсе белән каплаган...

Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова 26 мартта Мәскәүдә З.А. Башляева исемендәге Балалар шәһәр клиник дәваханәсендә булган. Анда “Крокус Сити Холл”да теракт нәтиҗәсендә зыян күргән ике үсмер дәвалана.

Сүз 12 яшьлек Ясминә һәм Дмитрий турында бара. Кыз канәгатьләнерлек хәлдә, аны реанимациядән бүлеккә күчергәннәр. Террор һөҗүме вакытында шулай ук аның 23 яшьлек апасы Камилла һәм әнисе зыян күрә, аларны Красногорск дәваханәсенә һәм Н. В. Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына алып килгәннәр.

Дмитрийны дәваханәгә бик авыр хәлдә китерәләр. Хәзерге вакытта ул реанимациядә. Баланың әнисенең теракттан соң кайда булуы билгесез. Диманың әтисе улын гәүдәсе белән каплаган. Кызганычка каршы, үзе үлгән.

"Бездә җиде зыян күргән бала бар, аларның берсе инде өйдә. Калганнары төрле дәваханәләрдә. Балалар шәһәр клиник дәваханәсендә бик авыр хәлдә булган бер бала. Малайның хәле тотрыклы, әмма ул барыбер реанимациядә”, — дип хәбәр итә Львова-Белова.

Дәваханәнең баш табибы Исмәгыйль Османов медицина учреждениесенә китергәндә балаларның шок хәлендә булуын билгели.

"Бездә, чыннан да, ике бала бар. Алар авыр хәлдә, шок хәлендә иде. Бүгенге көндә бер баланы Мәскәүнең барлык төп белгечләрен тоташтырып, интенсив терапиядән соң бүлеккә күчердек. Икенче балага ике тапкыр операция ясалды, аның хәле дә уңай динамикалы, тотрыклы. Якын арада аны да бүлеккә күчерергә өметләнәбез”, — диде ул.

"Балаларның психологик хәле авыр. Без аларның стресс кичерүләрен күрәбез. Әти-әнисенең берсе яисә икесе дә үлсә, бу – баланың хәлен бермә-бер катлауландыра. Чөнки кемнеңдер күз алдында әтисе үлгән, кемнеңдер әнисе, һәм, әлбәттә, балалар моны бик авыр кичерә. Без хәл иткән мөһим проблемаларның берсе – балаларның ятим калуы", – ди омбудсмен.

Ике балигъ булмаган баланың теракт нәтиҗәсендә авыр хәлдә булуы турында Львова-Белова 23 мартта хәбәр итә. Шул ук вакытта ул фаҗиганең өч баланың гомерен өзгәнен билгели.

 

 

Фото: tvzvezda.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: