Нефтекамада кичә “ВАЗ-2114” руле артындагы 23 яшьлек шофер җәяүлеләр кичүендә 15 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеокүзәтү кадрларында ике үсмернең юл аша чыгуы күренә. Бервакыт сигезенче сыйныф укучысын зур тизлектә машина бәрдерә, икенче балигъ булмаган бала читкә сикерергә өлгерә.
"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр алган кыз дәваханәгә озатылган. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән”, — дип хәбәр иттеләр ЮХХДИның матбугат хезмәтендә.
Фото: ЮХХДИ