+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар нәрсәдән агуланган?

Башкортстанда балаларның күпләп агулану сәбәбе билгеле булды.

Балалар нәрсәдән агуланган?
Балалар нәрсәдән агуланган?

Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен Стәрлетамакның 25нче коррекция мәктәбендә эпидемиологик тикшерүне тәмамлады, анда тәрбияләнүчеләрнең медицина ярдәме сорап төркемләп мөрәҗәгать итү очраклары ачыкланган иде. Аларның барысында да кискен эчәк инфекциясенең бер үк билгеләре булуы билгеле.

"Эпидемиологик тикшерү нәтиҗәләре инфекциянең чыганагы азык-төлек блогы хезмәткәре булуын күрсәтте”, — дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хәзер инфекция таралу куркынычы юк. Мәктәп гадәти режимда эшли.

 

Фото:пресс-служба управления Роспотребнадзора по Башкирии

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: