Уфаның Калинин районы прокуратурасы ана кешегә “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү, аңа рәхимсез мөнәсәбәт” мәддәсе буенча хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган.
Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 4 яшьлек кызның әнисе аны тәрбияләү, карау, ашату белән шөгыльләнмәгән, аны өйдә бергә яшәүче ир белән калдырып киткән, аның белән тавыш-гаугада яшәгән. Моннан тыш, ул баланы үзе белән еш кына дусларына кунакка йөрткән, сабый каршында спиртлы эчемлекләр кулланган. Гаепләнүче табибларның киңәшләрен үтәмәгән, бу исә баланың сәламәтлегенә начар йогынты ясаган.
"Хатын-кыз балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылды. Гаепләнүче үз гаебен таныды", - дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.
Җинаять эше карау өчен Калинин районы буенча мировой судка җибәрелгән.