+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дүрт балалы гаилә йортсыз калган...

Республикада яшәүче гаиләгә зур каза килгән.

Дүрт балалы гаилә йортсыз калган...
Дүрт балалы гаилә йортсыз калган...

Башкортстанда күпбалалы гаилә янгын аркасында йортсыз һәм милексез калган.  Алар вакытлыча туганнарында яшәргә мәҗбүр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүртөйле районының Зитембәк авылындагы торак йортта 17 апрель кичендә янгын чыккан. 10×12 метрлы йортта бу вакытта ике бала була, әниләре һәм тагын ике бала урамда була. Хатын сизенеп, өйгә керә һәм веранда да янгын чыгуын күрә. Ут әйберләргә, диванга һәм түшәмгә күчкән була. Ул шунда ук өйгә йөгереп керә һәм балаларны урамга алып чыга. Күпбалалы әни әйтүенчә, йортта янгын хәбәрчесе булган һәм ул янгынны сүндергәндә дә озак сигнал биргән.

Янгын 30 минут эчендә сүндерелгән. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән.

"Янгынның сәбәбе ачыклана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгеләгән сәбәпләрнең берсе буенча, янгынның электр үткәргечләре төзек булмаудан килеп чыгу ихтимал. Йортта 2011, 2017, 2020, 2022 елгы балалары булган гаилә яшәгән”, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: