+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үсмер бармагына аткан

Корал укучы бала кулына каян килеп эләккән?

Ишембайда үсмер пневматик пистолеттан бармагына аткан. Башкортстан  буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Ишембайда яшәүче үсмер пневматик пистолетны кире корган вакытта җәрәхәт алган.

“Хәзерге вакытта Русия Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы буенча бүлеге тикшерү үткәрә", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

“Mash Batash” телеграм каналы хәбәр итүенчә, 10нчы сыйныф укучылары коралны урамда тапканнар. Егетләрнең берсе пистолетны кире корган вакытта ялгыш атып җибәргән. Әти-әниләре бу турыда белгәннән соң, полициягә хәбәр иткән.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: