+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Самокатта йөрергә чыгып киткән...

Волонтерлар 12 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр итә.

Самокатта йөрергә  чыгып киткән...
Самокатта йөрергә чыгып киткән...

Иглин районының Иглин авылында 18 апрельдә 12 яшьлек Герман Иванов югалган. «БашРегионСпас» төркеме волонтерлары хәбәр иткәнчә, малай самокатта йөрергә киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган.

Баланың билгеләре: буе 168 см, какча гәүдәле, кыска җирән чәчле, күзләре коңгырт төстә.

Аның өстендә капюшонлы кара толстовка, ак лампаслы кара трико, аягында кара кроссовкалар булган.

Югалган малайның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматны белгән һәркемгә аны 8-937-3-102-112 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Билгеле булуынча, Уфада хәбәрсез югалган үсмерләрне эзләү дәвам итә. Элегрәк шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсендә Дамир Әдеһамов һәм Павел Паличевны эзләүнең 20 нче көне нәтиҗәләре турында хәбәр иткәннәр иде. УГЗ һәм авария-коткару хезмәте коткаручылары йөзү чараларында Агыйдел елгасының 52 километр акваториясен һәм яр буен тикшерәләр.

 

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: