+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Штаб ябыла

Югалган үсмерләрне эзләү ничек дәвам итә?

Штаб ябыла
Штаб ябыла

Өч атна дәвамында йөзләгән кеше 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдеһәмовны эзләп табу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Хәзерге вакытта “ЛизаАлерт” волонтерлары җәяүле төркемнәр составында көн саен Агыйдел елгасы агымы буенча яр буе линиясен җентекләп тикшерүне дәвам итә, эзләүләр Кушнаренко авылына кадәр киңәйде. Шулай ук оптик приборлар ярдәмендә акваторияне күзәтү дәвам итә. Ашыгыч хезмәтләр белән берлектә «ЛизаАлерт»ның тәҗрибәле эзләүчеләре судагы  калдыкларны тикшерә. Елгада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару катерында махсус янгын-коткару часте, Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе һәм моторлы көймәләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте эшли. 16 апрельдә эзләүләргә шулай ук Агыйдел елга пароходлыгының күзәтү гидролокаторы белән көймәсе кушыла.

Эзләү отрядының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 22 апрельдән оператив штаб ябылачак, әмма бурычлар көн саен автоном рәвештә төркемнәргә җибәреләчәк.

"Әгәр сез „ЛизаАлерт“ волонтеры булырга һәм эзләүдә катнашырга телисез икән, анкета тутырыгыз,  без сезнең белән элемтәгә керәчәкбез. Безгә битараф булмаган хезмәттәшләр бик кирәк. Бергә күбрәк эшли алабыз”, - ди “ЛизаАлерт" отряды эзләүчеләре.

 

Фото:“ЛизаАлерт" отрядының  матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: