+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баскыч белән карават арасына кысылган...

Өч яшьлек малайны якыннары күргәндә инде соң була.

Баскыч белән карават арасына кысылган...
Баскыч белән карават арасына кысылган...

Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә өч яшьлек малай баскыч һәм карават ярусы арасында кысылып, һәлак булган. Әлеге очрак буенча  җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Малайны бу хәлдә беренче булып әтисе таба. Ул көндезге йокыдан уянырга тиеш баланы карават белән баскыч арасында асылынып торган килеш таба. Чакыруга килгән табиблар балайның асфиксиядән үлүен билгеләгән.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, бала агач баскычлы караватның өске ярусыннан төшә һәм баскыч белән ярус арасындагы тишектә кала", — дип белдерделәр ведомствода.

“Саксызлык аркасында үлемгә китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  Тикшерүчеләр экспертиза билгеләгән, үлгән баланың әти-әнисенннән һәм гаиләнең күршеләреннән сорау алалар.

Ике яруслы, баскычлы караватлар, шулай ук спорт баскычлары белән бик сак булыгыз, әти-әниләр. Кечкенә балаларны озак вакытка үзләрен генә калдырмагыз.

 

Фото: storage.myseldon.com

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: