23 апрель кичендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Хәйбулла районының Янтыш авылында яшәүче хатын-кыздан бер яшьлек баланың югалуы турында хәбәр килгән. Сабый Сакмар елгасы елга яр буенда булган.
Эзләү эшләре оештырылган. Берникадәр вакыттан соң 2022 елда туган малайның гәүдәсе елгада, агым буйлап 1 километр түбәнрәк урында табылган.
“Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. Фаҗиганең шартлары билгеләнә. Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз, төзәтеп булмаслык хәлләр өчен нибары берничә секунд җитә”, - диелгән ведомство хәбәрендә.
Фото: МЧС по РБ