+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Машина сатып, акча эшләмәкче булганнар

Хәзер үсмерләр үзләре дә, әти-әниләре дә җавап тотачак.

Машина сатып, акча эшләмәкче булганнар
Машина сатып, акча эшләмәкче булганнар

Уфада дәүләт автоинспекторлары игътибарын ике “ВАЗ-2107” автомобиле җәлеп итә, аларның берсенең дәүләт теркәү билгеләре булмый. Җиңел машиналар руле артында үсмерләр булып чыга. Ачыклануынча, аларга 16шар яшь, шуңа күрә  транспорт чаралары белән идарә итү хокуклары да юк. Үсмерләр әйтүенчә, алар машиналарны үз акчаларына, сатып акча эшләү өчен алганнар.

Урынга егетләрнең әтиләре чакырылган, алар катнашлыгында яшь шоферларга карата “правасыз транспорт чарасы белән идарә итү” мәддәсе буенча административ материаллар төзелгән. Аның буенча максималь җәза – 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, әти-әниләре балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттырылачак. Җыелган материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә карар чыгару өчен җибәреләчәк.

Башкала Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә блдерүләренчә, полиция хезмәткәрләре яшь хокук бозучылар белән автомәктәптә укымыйча, имтиханнар тапшырып, машина йөртү таныклыгы алмыйча, транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамавы турында профилактик әңгәмә үткәргән.

 

Фото: Башкала Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: